Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка адмиралы Майк Маллен Әфганстанга акcакаллар жыенында катнашты


Кушма Штатларның Берләшкән хәрби житәкчелек идарәсе рәисе адмирал Майк Маллен, Әфганстанның көнъягындагы Марҗа шәһәрендә жирле аксакаллар жыенында катнашты.

Очрашуда күп еллар буе талибларның үзәк урыны булган төбәктә, яшәү шартларын яхшырту турындагы сораулар тикшерелде.

Бу шәһәрдән күптән түгел генә НАТО хәрбиләре һәм әфган солдатлары көче белән сугышчылар кысырыклап чыгарылды.

Төбәк аксакаллары Америка хәрби житәкчесеннән тиз арада биредә юллар, мәктәпләр, хастаханәләр салуда булышлык итүне сораган.

Адмиралның бу сәфәре алдыннан гына бу илдә АКШ президенты Барак Обама булып киткән иде.
XS
SM
MD
LG