Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи гаепләүләр белдерүеннән соң Вашингтонга шылтыратты


Карзаи халыкара җәмәгәтьчелекне Әфганстандагы президент сайлауда хәрәмләшүләр оештыруда гаепләвеннән соң АКШ белән мөнәсәбәтләрне җайлау өчен АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонга шылтыратты.

Дәүләт департаменты белдерүенчә, Карзаи үз сүзләренә ачыклык кертү өчен шылтыраткан, сөйләшү конструктив төстә барган.

Карзаи шулай ук Клинтонга “халыкара җәмәгатьчелекнең Әфганстанга керткән өлеше һәм биргән корбаннары өчен” рәхмәт белдергән.

Җомга көнне АКШ рәсмиләре Карзиның гаепләүләрен сафсата дип атап борчылу белдергән иде.

Карзаи Көнбатышны сайлауларда хәрәмләшүләр оештырудан тыш үз хакимиятен көчсезләндерергә маташуда да гаепләгән иде.
XS
SM
MD
LG