Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда элекке милиционер атыш оештырды


Петербурда элекке милиция хезмәткәре “Черная речка” метросы янында ут ачты.

Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, элекке милиция майоры Владимир Иванов нык кына исерек хәлдә резин ядрәле коралдан ата башлаган.

Вакыйга урынына килгән милиционерлар аны тынычландырырга маташкан, әмма ул аларга да аткан.

Соңрак милиционерлар утлы коралдан һавага һәм аягына атып аны тоткарлаган.
XS
SM
MD
LG