Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суданда парламент һәм президент сайлавы уза


Суданда халык 24 елдан соң беренче тапкыр күп-партияле сайлау өчен тавыш бирә башлады. Парламент һәм президент сайлау өчен тавыш бирү 3 көн дәвам итәчәк.

6 сәяси партия катнашкан сайлауда, президент Гомәр Бәшер партиясе алда бара.

16 миллион кеше катнашкан сайлау, 1989 елда хәрби төнтерелеш белән хакимият башына килгән Гомәр әл-Бәшергә булган ышанычны сынау буларак карала.

Сайлау шул ук вакытта 2 миллион кешенең үлеме белән нәтиҗәләнгән төньяк-көньяк төбәге сугышыннан соң ил буйлап беренче тапкыр уза.

Көньяк Судан халкы үз җирле президентын сайлаячак. Сайланган кеше төбәкнен бәйсезлеген референдум аша хәл итү мәсьәләсендә зур роль уйнаячак.

Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе Суданның Дарфур төбәгендә булган үтерү, көчләү һәм талаулар өчен җинаять җаваплылыгы Бәшир өстендә дип аны сугыш җинаятьләрендә һәм кешечелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләгән иде.

XS
SM
MD
LG