Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баррозу очышларны туктатудан килгән зыянны санарга чакырды


Брюссель – Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэль Баррозу Европа Берлеге илләрендә очышлар туктатылу сәбәпле килгән зыянны бәяләргә күрсәтмә бирде.

Исландия янартавыннан таралган көл болыты сәбәпле Европаның 24 илендә очышлар туктатылды. Һава хәрәкәтен контроль итү идарәсе мәгълүматына караганда, узган атнакичтән бирле Европада барлыгы 63 мең очыш кичектерелгән. Меңләгән юлчы җир өсте транспортын кулланырга мәҗбүр. Һава ширкәтләре көненә 200 миллион доллар югалту кичерә.

Чехия рәсмиләре һава хәрәкәте дүшәмбе төшкә кадәр ябык булачак, дип хәбәр итте. Дания рәсмиләре исә алдагы төндә очуларны яңарту ихтималын белдерде. Германиянең «Lufthansa» ширкәте дә якын арада очышларны яңарту турында уйлана.

Ул арада Исландия белгечләре Эйяфьятлайокудль янартавыннан ут чәчү көчәя бара, дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG