Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәккә килүчы кыргыз төркеме шәһәр янында туктатылды


Бишкәк янында җир тартып алу омтылышы сәбәпле чуалышлар булып алды.

Дүшәмбе иртән агач һәм тимер таяклар белән коралланган бер меңләп яш кеше Кыргызстан башкаласы янындагы Маевка бистәсендә җир биләмәләрен тартып алырга маташкан. Алар үз юлларында очраган кешеләргә ташлар аткан, машналарны әйләндергән һәм яндырган, җирле хакимият бинасын яндырган. Соңрак алар Бишкәккә юнәлгән.

Милиция һәм махсус көчләр бу төркемне Бишкәк янында туктаткан. Шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы аларга Маевкада басып алынган җиргә хуҗа булачакларын раслап имза биргәннән соң төркем таралган.
XS
SM
MD
LG