Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очышларны тыюның һава ширкәтләренә зыяны $1,7 миллиард


Халыкара һава транспорты берләшмәсе әйтүенчә, Исландиядәге янартавның көл болытлары сәбәпле Европа күгендә очышларны тыюдан һава ширкәтләре кимендә 1,7 миллиард доллар зыян күргән.

Берләшмәнең башкарма мөдире Җованни Бисигнани әлеге тыюның зыяны 2001 елда АКШка террор һөҗүмнәреннән соң очышларны тыюның зыяныннан зуррак булды диде.

Британия сишәмбе кичендә үзенең һава киңлекләрен ачканнан соң бүген Европаның күпчелек төп һава аланнары эшли башлады.

Янартау көл болытлары чыгара башлагач, узган атнакичтә Европа хөкүмәтләре һава киңлекләрен ябарга карар итте.

Белгечләр көл болытлары очкычларның моторларын туктатырга мөмкин дип кисәткән иде.
XS
SM
MD
LG