Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморьеда хәрбиләрдән чиркәү төзелешенә ачка җыялар


Приморье ягында 5-нче армия җитәкчелеге фәрман нигезендә хәрбиләрдән чиркәү төзү өчен акча җыя.

Бер ел элек 5-нче армия җитәкчелеге Приморье епархиясенә армия идарәсе каршында чиркәү төзү тәкъдиме белән чыккан булган.

Шул ук вакытта хәрби башлыкның дини эшләр ярдамчесе вазифасы да булдырылган.

Православ чиркәүнең ике әһелен бюджет акчасына эшкә алганнар.

Җитәкчелек бу чиркәүне хәрбиләрдән җыелган акчага төзергә булган.

Анда беренче гыйбадәтне 9 майда, Җиңү көнендә үткәрергә җыеналар.

Чиркәү өчен акчаның мөселман хәрбиләрдән дә җыелуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG