Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү урамнарына Сталин рәсемнәре куелмый


Русия башкаласы урамнарында Сталин рәсемнәре булмаячак. Кичә бу хакта Җиңү көнен оештыру комитеты хәбәр итте.

Мәскәү хакимиятләре Икенче дөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Сталин сүрәтләнгән 10 рәсем эленәчәк, дип планлаштырган иде.

Хокук яклаучылар моңа кискен каршы чыкты һәм протест чаралары оештырды.
XS
SM
MD
LG