Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ илчелеге Һиндстанда террор куркынычы булуын белдерә


Һиндстандагы АКШ илчелеге Дәһлидә террор куркынычы булуын белдерде. АКШ илчелеге Һиндстандагы ватандашларын террор куркынычына каршы сак булырга чакыра. АКШ илчесенең бу белдерүеннән соң Австралия илчесе дә ватандашларына охшаш белдерү таратты.

Илчелекнең рәсми интернет сәхифәсендә террор куркынычы янаган урыннарның исеме белдерелде.

Һиндстан рәсмиләре илдә оештырылган террор һөҗүмнәре артында Пакстанлы төркемнәр булуын алга сөрә.

XS
SM
MD
LG