Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркның Таймс мәйданында шартлаткычлы машина табылды


Нью-Йоркның Таймс мәйданына якын җирдә парк ителгән бер машинада шартлаткыч әйберләр табылды. Кичке сәгатьләрдә машинадан төтен чыгуын сизү белән полиция, меңләгән турист һәм халык йөргән мәйдандагы урамнарны бушатып, шартлаткыч төялгән машинаны зарарсызландырды.

Нью-Йорк мэры Майкл Блумбэрг: "Машина табылмаган булса, бәлки дә бик канлы бер фаҗига булыр иде", дип әйтте. Блумбэрг матбугат чаралары алдында ясаган чыгышында машинадагы әйберләрнең шартлаткыч әйбер булуын раслады. Шартлаткычның гади рәвештә әзерләнүен әйткән Блумбэрг, машина шартлаган очракта тирә-якка зыяны зур булыр иде дип әйтте.

Машинаның эченнән пропан һәм ягулык тутырылган саклагычлар, 2 сәгать механизмы, батареялар һәм башка җиһазлар табылган.

Шәһәр мэры әйтүенчә, беренче буларак машина турында тирә яктагы бер сатучы хәбәр иткән.

Иминлек рәсмиләре машинадaгы бармак эзләренең алынуын, тикшерү эшенең бөтен көче белән дәвам итүен әйтте.
XS
SM
MD
LG