Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай уйгыр төбәгендә җирле телне белергә куша


Былтыр июль аенда хан кытайлар белән уйгырлар арасында зур каршылык чыккан Көнчыгыш Төркестан (Синҗан) төбәгендә Кытай, дәүләт эшендә эшләгән барлык кешеләргә кытайча белән беррәттән җирле уйгыр телен дә белүне шарт итеп куя.

Кытай хәбәр агентлыгына чыгыш ясаган җирле хөкүмәт сүзчесе Каң Тиң Фең: "Бу яңа карар белән дәүләт хезмәткәрләре халыкка яхшырак хезмәт итәчәк", диде. Һәм моңа өстәп ул, "әлеге үзгәреш җирле телләрнe өйрәнүгә һәм төрле этник төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтне ныгытуга зур өлеш кертәчәк", дип әйтте.

Пекин хакимияте, узган атна уйгыр төбәгенең "тимер йодрыклы" кушаматы белән танылган башлыгы Ванг Ли Чүәнне вазифадан алып, аның урынына Җан Җуншиэнне билгеләгән иде.

Пекин хакимиятенең күчендерү сәясәте белән уйгырлар яшәгән Синҗан төбәгенә күченгән хан кытайларның бары тик кытайча сөйләшүе һәм дәүләт эшенә урнашу өчен яхшы дәрәҗәдә кытайча белү шарты уйгырларда зур ризасызлык тудыра иде.
XS
SM
MD
LG