Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядәге протест чараларында 3 кеше үлде


Бөлгенлеккә төшүдән Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды ярдәме белән котылган Грециядә хакимиятнең икътисади чараларына карата каршылыклар көннән-көн арта бара.

Греция башкаласы Афин урамнарында хөкүмәтнең икътисад реформacына ризасызлык белдергән протестчылар белән полиция арасында каршылык чыкты. Полиция протестчыларны газ бомбалары белән таратырга тырышты.

Каршылыклар вакытында Полициянең газ бомбаларына протестчылар ягулык тутырылган шишәләрне яндырып каршылык күрсәтте. Әлеге янган шишәләрнең бер банк бинасына килеп төшә, нәтиҗәдә чыккан туманнан 3 кеше агуланып үлде.

Грек халкы икътисад реформалары нигезендә салымнарныж арттырылуына һәм эш хакларының кыскартылуына каршы чыга.

Греция хакимиятенең исә Европа Берлеге һәм IМFнең 110 миллард доллар акча ярдәме бәрабәренә мондый чаралар күрүе шарт.

Икътисадын коткару максатында Грециягә акча бүленүенә кайбер Европа илләре ватандашлары каршы тора, беренче чиратта алманнар. Грециягә булган акча ярдәменә иң зур өлеш кертәчәк Германиядә ярдәм планы парламентта каралачак.

Депутатлар алдында чыгыш ясаган Германия канцлеры Ангела Меркель, ярдәм планы уңышлы башкарылырга тиеш, югыйсә бу башка Европа илләренә йогынты ясый ала. Бу да берлекнең киләчәген куркыныч астына салачак дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG