Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрдләр әл-Маликине яклыячак


Гыйрактагы Көрд автоном төбәгенең югары рәсмиләреннән берәү, көрдләрнең Нури әл-Малики намзәтлеген яклаячагын белдерде. Көрд коалиция әгъзасы Роз Наври Чавыш шулай ук көрдләрнең Шигый коалициясе белән диалогны ныгытачагын әйтте.

Чәршәмбе көнне әл-Милики җитәкчелегендәге коалиция Иранга якынлыгы белән танылган Гыйрак Милли берлеге партиясе белән коалиция хөкүмәтен төзәчәген белдергән иде. 7нче мартта булган парламент сайлавында сөнни коалиция җиңеп чыкса да, парламентта күпчелек урынга ия була алмаган иде.

XS
SM
MD
LG