Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия референдумга якыная


Төркиядә парламент конституцияне үзгәртү турындагы тәкъдимнәр күпчелек тавыш кабул ителде. Тәкъдим президентка җибәрелде.

Хәрбиләр тарафыннан иң соң 1982 елда үзгәрешләр кертелгән конституциягә озак еллардан соң беренче тапкыр үзгәрешләр кертеләчәк. Тәкъдимне күтәреп чыккан Ак партия Конституция үзгәрешләренең илдә демократияне көчләндерү һәм Европа берлегенә кушылу процессын җиңеләйтәчеген алга сөрә.

Ләкин оппозиция әлеге үзгәрешнең Төркиядә хәрби җитәкчелек һәм мәхкәмәләрнең хокукын киметәчәк дип борчыла.
XS
SM
MD
LG