Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрекат: Израил белән Фәләстин арасында сөйләшүләр башланды


Рамалла – Фәләстиннең югары рәсмие Сәеб Эрекат Израил белән Фәләстин арасында, АКШ арадашчылыгында, сөйләшүләр башлануы турында хәбәр итте.

Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу мөмкин кадәр тизрәк күзгә-күз сөйләшүләргә күчәргә чакырды.

Шимбә көнне Фәләстинне азат итү оешмасы бу сөйләшүләрне башларга фатихасын бирде. Бу карар соңгы 18 айда беренче сөйләшүләргә юл ачты.
XS
SM
MD
LG