Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия белән тыныч атом хезмәттәшлегенә әзер


АКШ президенты Барак Обама Русия белән атом энергиясен тыныч максатта куллану хезмәттәшлеге турындагы килешүне раслау өчен Конгресска тапшырды.

Бу документны раслау Конгресска инде икенче мәртәбә тәкъдим ителә.

2008 елда ул чактагы АКШ президенты Дҗордҗ Буш Русиянең Грузиягә каршы сугыш башлавына ризасызлык буларак килешүне Конгресстан кире алган иде.

Обама хәзер инде Грузиядәге вәзгыятьнең бу килешүне тормышка ашыруга киртә булмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG