Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерландта матәм көне


Кичә Либия башкаласы Триполидә булган очкыч казасында үлгәннәр арасыннан 61 кеше Нидерланд ватандашы. Очкыч казасында үлгән кешеләр санының 103 кеше булуы белдерелә.

Казадан бер генә кеше, 10 яшьлек бер ир бала исән котыла алды.

Нидерланд ватандашы баланың хәле авыр түгел, аның казада аяклары сынган.

Очкыч казасында 60тан артык ватандашны югалткан Һолландиядә, үлгәннәр өчен матәм игълан ителде.

Каза сәбәпле шулай ук сайлау алды чаралары туктатылды. Нидерландта июнь аенда парламент сайлавы узачак.
XS
SM
MD
LG