Accessibility links

Междуречинскида шахтерлар иреккә чыгарылды


Кемерово өлкәсенең Междуречински шәһәрендә узган шимбә көнне урам җыены вакытында кулга алынган шахтерлар иреккә чыгарылды, дип хәбәр итте өлкә эчке эшләр идарәсе.

15 майда шахтерлар хезмәт хакларын арттыруны һәм эш шартларын яхшыртуны таләп итеп тимер юлын ябып тотты. Каршылык белдерүчеләр милициягә һөҗүм итте. Бәрелешләрдә милициянең махсус бүлегенең 17 хезмәткәре яраланды.

Сишәмбе көнне Междуречинскида 9 майга каршы төндә “Распадская” күмер базында һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм оештыру өчен комиссия эшли башлый.

Шахтада булган ике шартлауда 66 кеше үлде. 24 кешенең язмышы билгесез.
XS
SM
MD
LG