Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом ягулыгы алмашу килешүен кабул итте


Иран атом ягулыгын алмашу килешүе нигезендә баетылган уранны илдән читкә чыгарырга килеште.
Халыкара җәмәгатьчелек уран баетуны туктату таләбенә буйсынмаучы Тәһранга каршы яңа чикләүләр турында сөйләшкәндә, бу килешүгә Төркия һәм Бразилия арадашлыгында ирешелде.

Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый Тәһранның медицина тикшеренүләре өчен атом ягулыгына алмашка үзендәге 1200 килограмм аз баетылган уранны Төркиягә чыгарырга ризалашуын белдерде.

“Иран Ислам Республикасы үзенең 1200 килограмм аз баетылган уранын Төркиядә сакларга ризалашты. Төркиядә булганда да бу аз баетылган уран Иран милке булачак. Иран һәм Халыкара атом энергия идарәсе бу уранның Төркиядә имин саклануын карап тору өчен күзәтүчеләр төркеме булдыра ала”, - диде Моттакый.

Бу уран Төркиягә, килешү халыкара яклау тапканнан соң, 1 айдан тапшырылачак. Иран алмашка атом ягулыгын 1 ел эчендә алырга тиеш. Былтыр Иран алмашу бер үк вакытта булырга тиеш дип БМО хуплаган шундый килешүне кире каккан иде.
XS
SM
MD
LG