АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон АКШ, Русия һәм Кытай Иранга каршы яңа кырыс чикләүләр резолюция өлгесе турында килеште диде.
Клинтон Вашинтонның соңгы арада халыкара партнерлары белән Иранга каршы яңа чикләүләр турында сөйләшүләр алып баруын искә алып, Русия һәм Кытай катнашлыгында Иранга карата каты резолюция өлгесе турында килешүгә ирешелгәнлеген белдерде.
Резолюция өлгесе бүген соңрак БМО Иминлек шурасында башка илләргә дә таратылачак.
Дүшәмбе Тәһран Төркия һәм Бразилия арадашлыгында ирешелгән атом ягулыгы алмашу килешүе нигезендә үзендә җитештерелгән 1200 килограмм аз баетылган уранны атом ягулыгы алу бәрабәренә Ираннан Төркиягә чыгарырга ризалашкан иде.
Бүген генә Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу яңа чикләүләр белән әлеге килешүнең гамәлгә ашырылуына комачауламаска өндәде.