Accessibility links

Кайнар хәбәр

Александр Жуков Русия Олимпия комитеты башлыгы итеп расланды


Мәскәүдәге утырышта Русия хөкүмәтенең вице-премьеры Александр Жуков Русия Олимпия комитеты башлыгы итеп расланды.

Утырышта катнашкан вәкилләрнең 204-е бу карарны хуплап, 4-е каршы тавыш бирде.

Жуков бу вазифага бердәнбер намзәт иде.

Олимпия комитетының элекке башлыгы Леонид Тягачев быел Ванкувердагы кышкы уеннарда Русия такымының уңышсызлыгы сәбәпле вакытыннан алда вазифасыннан китте.

Бүгенге утырышта ул оешманың хөрмәтле президенты итеп сайланды.
XS
SM
MD
LG