Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкамәсе Русияне үтерелгән чечен гаиләсенә 100 евро түләтә


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия үтерелгән Чечня кешесе Вәлид Җәбраиловның туганнарына 100 мең евро түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

Страссбург мәхкамәсе бертавыштан Русия кеше хокуклары һәм ирекләре турындагы Европа конвенциясенең берничә маддәсен, шул исәптән яшәү хокукын бозган дип карар итте.

2003 елның февралендә Җәбраиловлар өенә кораллы кешеләр килеп бертуган Аслан белән Вәлидне алып киткән. Соңрак Вәлид үле килеш табылган, Аслан исән калган.

Мәхкамәгә мөрәҗәгать итүчеләр алып китүчеләрнең Русия хәрбиләре булганлыгын белдерә. Русия тикшерү әле дәвам итә ди.
XS
SM
MD
LG