Accessibility links

Германия парламенты евроны коткару пакетын хуплый


Германия парламентының түбән пулаты бурычка баткан еврозона илләрен коткару пакетының Германия өлешен раслады.

Күпмиллиард евролык бу планны хуплап Бундестагтагы 319 депутат тавыш бирде, 73-е каршы чыкты, 195-е тыелып калды.

Югары пулат Бундесрат та аны бүген раслар дип көтелә.

750 миллиард евролык коткару пакетына Германия 150 миллиард евро бирә.

Евро кулланучы илләрне банкротлыктан коткару өчен шундый пакет булдыру турында 2 атна элек Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды килеште.

2 атна элек Германия парламенты шулай ук бурычка баткан Грецияне коткару максатындагы 110 миллиард евролык пакетка да Германиянең 22 миллиард евро бирүен хуплаган иде.

Германия канцлеры Ангела Меркел “әгәр евро ишелсә, Европа да ишеләчәк” дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG