Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге казага автобус йөртүчесенең йөрәк өянәге сәбәп булган


Төркиянең көньягындагы Анталья шәһәре янында автобус казасында зыян күргән 20-ләп Русия туристы бүген гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычы белән Мәскәүгә кайтты. Каты яраланган Русия ватандашлары хастаханәләрдә калды.

Кичә иртән автобус 15 метр биеклектәге күпердән таулы елгага төшеп 15 кеше һәлак булды. Аларның 13 – Русия туристлары, өч кеше Татарстаннан.

Төркиянең сәяхәт ширкәте казаның сәбәбе автобус йөртүчесенең юлда йоклап китүе була алмый, дип белдерде.

“Автобус төзек иде, тизлеге арттырылмаган. Юлга тәҗрибәле һәм юлны яхшы белгән йөртүче чыкты. Аның йоклап китүе мөмкин түгел. Без автобус йөртүчесенең йөрәге туктаган булырга мөмкин дип фаразлыйбыз”, диелгән ширкәт белдерүендә.

Антальяга һәлак булганнарның туганнары килә башлады.
XS
SM
MD
LG