Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачай-Чиркәс эчке эшләр министры итеп Казан милиционеры билгеләнде


Русия президенты Дмитрий Медведев Карачай-Чиркәс республикасының эчке эшләр министры итеп Казаннан милиция полковнигы Җәүдәт Әхмәтхановны билгеләде.

Әхмәтханов үзенең хезмәт юлында Казанның Вахитов районы эчке эшләр идарәсендә җинаять милициясе хезмәте, Яңа Савин районы эчке эшләр идарәсен җитәкләде, Казан шәһәр эчке эшләр идарәсе башлыгының беренче урынбасары булды.

Соңрак ул Татарстан эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкләде.
XS
SM
MD
LG