Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ризасызлыр йөрешен" оештыручылар милицияне мәхкамәгә бирмәкче


Милиция 31 майда "ризасызлар йөрешендә" тоткарланган кешеләрнең барысын да җибәрде.

Мәскәүдә барлыгы 170-ләп кешенең тоткарланганлыгы хәбәр ителә. Барлыгы 150-ләп административ тәртип бозу очрагы теркәлгән.

Оппозицион сәясәтче Эдуард Лимонов чараны оештыручыларның милиция гамәлләрен мәхкамәгә бирергә җыенуын белдерде.

Җыеннар үткәрү хокукын яклап урам җыеннары Русиянең берничә шәһәрендә үтте. Мәскәүдә хакимият бу чараны үткәрергә инде 9 мәртәбә рөхсәт бирмәде.

XS
SM
MD
LG