Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә урта-уң коалицион хөкүмәт төзеләчәк


Күптән түгел үткән сайлау нәтиҗәсендә 200 урынлы парламентта барлыгы 118 урын алган 3 фирка бүген шундый килешүгә иреште.

Сайлауда иң күп тавыш җыйган социал демократлар оппозициядә калачак. Аларның тавышлары хөкүмәт оештыру өчен җитәрлек түгел.

Яңа хөкүмәттә нинди шәхесләр булачагы әлегә каралмады. Шулай да премьер-министр урынын иң зур урта-уң фирка – Ватандаш демократлар партиясе җитәкчесе Петр Нечас алыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG