Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья икътисады кризистан көткәннән тизрәк чыга


“Зур 20лек” илләренең финанс министрлары һәм үзәк банк җитәкчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар июнь ае азагында Канадада үтәчәк “20лек төркеме” саммиты алдыннан Төньяк Кореянең башкаласы Сеулда очрашу уздырды.

Глобаль икътисад өчен төп куркыныч итеп министрлар кайбер илләрдә бюджет дефициты артуын атады. Шулай ук Грециянең финанс проблемнары европа валютасы тотрыклыгы өлкәсендә куркыныч тудырды.

Шулай ук банк эшчәнлеген көйләү өчен чараларны көчәйтү мәсьәләсе тикшерелде.
XS
SM
MD
LG