Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил гаскәрләре фәлестин көймәсенә һөҗүм итте


Израилнең хәрби җитәкчелеге Газзә сызыгының яр буендагы фәлестин көймәсенә һөҗүм итүләре турында хәбәр итте.

“Көймәдә террорчылар булуы һәм аларның һөҗүм әзерләгәннәре ачыкланды, алар үтерелде”, диелгән Израил хәбәрендә.

Фәлестиннәрнең “Фатх” хәрәкәтенең Әл-Акса интихарчылары вәкиле көймәдәге фәлестиннәрнең хәрби күнегүләр вакытында үтерелгәнен белдерде.
XS
SM
MD
LG