Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган АКШ журналисты Израилгә каршы сүзләре өчен эшеннән куылды


АКШта танылган журналистларның берсе, 50 еллап Ак йорт хәбәрчесе булган Һелен Томас үзенең Израил һәм яһүдләргә каршы сүзләре өчен Hearst Foundation исемле медиа ширкәтендә күзәтүче эшеннән китәргә мәҗбүр булды.

Узган атнада интернетта 89 яшьлек Һелен Томасның яһүдләргә "киңәш биреп" - "Фәлестиннән чыгып китсеннәр, аның төп халкы үз җирендә оккупациядә яши, яһүдләр Польша яки Германиягә, Америкага кайтып китсен", дигән сүзләре язылган видео чыкты.

Ак йортның матбугат вәкиле Роберт Гиббс журналистның бу сүзләрен "мыскыллау" дип атады һәм Hearst Foundation ширкәте Һелен Томасның сүзләрен "гафу итмәслек" дип, аның эшеннән алынуын белдерде.

Ливан мөһаҗирләре кызы Һелен Томас 1960 елларда АКШ хакимияте җитәкчеләренең эшләрен яктырту хокукын алган беренче хатын-кыз журналист булды.
XS
SM
MD
LG