Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә митингта катнашучылар Кыргызстанга тынычлык урнаштыру гаскәрләрен кертүне сорый


Кыргызстан башкаласы Бишкәктә хөкүмәткә карамаган оешма вәкилләре БМО вәкиллеге бинасы каршында митинг уздыра. Алар республикага тынычлык урнаштыру гаскәрләрен кертүне сорый.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, Җалал-Абад төбәгендә митинг бара. Үзәк мәйданда 200гә якын кеше җыелган. Аларның бер өлеше үзбәк мәхәлләләренә һөҗүмне дәвам итәргә чакыра.

Кыргызстан сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, илнең көньягында барган бәрелешләрдә 117 кеше үлгән, 1500гә якыны төрле җәрәхәтләр алган.

Кыргызстан хакимияте Җалал-Абад өлкәсендә чуалышлар оештыруда шикләнелгән сәясәтченең кулга алынуын белдерә. Аның исеме әлегә әйтелми.

Меңнәрчә үзбәкләр Кыргызстанның көньягыннан күченә. Кызыл Хачның халыкара комитеты илдә хәлнең бик кискен дәрәҗәгә җитүен белдерә.
XS
SM
MD
LG