Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко: Минскийның Русия газы өчен түлисе бурычы юк


Беларус президенты Александр Лукашенко Минскийның Русия газы өчен тулисе бурычы юк дип исәпләвен белдерде.

Могилев өлкәсендә эш сәфәрендә йөрүче Лукашенко, әгәр дә Русиягә газ бәясен былтыргыча калдыру кыен булса, Беларус аңа түләргә акча таба алачак диде.

Лукашенко русияләр моның белән байый алмаячак, әмма күп нәрсәне югалтырга мөмкиннәр дип әйтте.

Газпром Беларустан беренче яртыеллыкта җибәрелгән газ өчен 192 миллион доллар бурычны 21 июньгә кадәр түләүне таләп итә.

Ул акча түләнмәсә, дүшәмбе иртәсеннән Беларуска газ җибәрү 85 процентка киметеләчәк диелде.
XS
SM
MD
LG