Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Беларуска газ транзиты бурычы булуын таный


Беларусның беренче вице-премьеры Владимир Семашко Минский Русиягә газ бурычларын ике атна эчендә түләячәк дип белдерде.

Ул шулай ук Русиянең газ транзиты өчен Беларуска газ бурычы булуын таныганлыгын әйтте.

Аның әйтүенчә, әгәр Беларуска 200 миллион доллардан артык транзит бурычы түләнсә, Беларус та Русиягә газ бурычын түли алачак.

Русиянең Беларуска транзит бурычы булуын тану турында хәбәрчеләргә Газпром вәкиле Сергей Куприянов та белдерде.
XS
SM
MD
LG