Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аһтисаари: Косово бәйсез ил булып калачак


Финляндиянең элекке президенты, Нобель Тынычлык бүләге иясе Мартти Аһтисаари БМО халыкара мәхкамәсе нинди карар чыгаруга карамастан Косово бәйсез дәүләт булыр калачак диде.

Аһтисаари 2005 елда БМОның Косоводагы махсус вәкиле булып билгеләнде һәм берничә ел буена Косовоның киләчәк статусы турында сөйләшүләрне җитәкләде.

БМОдагы 192 илнең 69-ы Косовоны Сербиядән бәйсез ил дип таныды.

Белград Косовоны үз җире дип саный.

Косово статусы турында БМО мәхкамәсенең карары быел чыгарга тиеш. Әмма аның карарларын үтәү мәҗбүри түгел.
XS
SM
MD
LG