Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев АКШта очрашулар үткәрә


Русия президенты Дмитрий Медведев АКШка килде.

Бүген ул Twitter интернет чыганагын оештыручы белән очрашыр һәм берничә заманча технологияләр ширкәтендә булыр дип көтелә.

Медведев Стэнфор университетында да чыгыш ясаячак.

Сәфәр ахырында Русия җитәкчесе Вашингтонда АКШ президенты Барак Обама белән сөйләшәчәк һәм американ Конгрессына барачак.

Сәфәрнең төп максаты ике ил арасында заманча һәм камил технологияләр хезмәттәшлеген ныгыту.
XS
SM
MD
LG