Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның иң карт кешесенә 130 яшь тулды


Дөньяда иң карт кеше буларак танылган үзбәк әби Тути Йосуповага бүген 130 яшь тулды.

Үзбәкстанның Каракалпакстан автоном төбәгенең Турткул районында яшәгән Тути әби 1880нче елда туган. Ул бүген дөньяның иң карты булуна шат. Тути әбине туган көнендә үз туганнары гына түгел район җитәкчеләре дә тәбрикләде.

Район хакимияте әбигә махсус караучы вазфаландырган һәм һәрдаим аның ихтыяҗларын тәэмин итеп тора.

19нчы, 20нче һәм 21нче гасырны күргән каракалпаклы әбинең сәламәтлек проблемы юк, бары тик колаклары начар ишетә.

17 яшьтә кияүгә чыккан әбинең кызына инде 100 яшь тулган.
XS
SM
MD
LG