Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда халык төрбәгә булган канлы һөҗүмгә протест белдерә


Пәнҗешәмбе төнлә Пакстанның Лаһор шәһәрендә бер төрбәгә булган канлы һөҗүмгә протест белдергән халык ил буйлап урамнарда каршылык чараларына чыкты. Протест вакытында ачулы халык урамнарны ут ягып блокадалар тезеп чыкты. Лаһор шәһәрендә булган протестлaр вакытында кибетләр ябылды, протестчылар белән полиция арасында вакытлыча тарткалашу булды.

Карачидә дә халык хөкүмәтне террорчылыкка каршы чаралар күрергә чакырып протест чарасы оештырды.

Пәнҗешәмбе төнлә бер дәрвиш төрбәсенә булган һөҗүмдә 180нән артык кеше һәлак булган иде. Әлеге һөҗүм 2001 елдан башлап төрле мәзһәп кешеләренә каршы юнәлдерелгән интихар һөҗүмнәрнең иң зурысы.
XS
SM
MD
LG