Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Гыйракның төньяк төбәгендә вәкиллек бюросын ача


Европа Берлеге Гыйракның төньягындагы Көрд төбәге башкаласы Әрбилгә җибәреләчәк вәкиллек өчен яңа бюро ачу ниятен белдерде.

Көрд төбәге идарәсе рәсми интернет сәхифәсендә урын алган хәбәргә караганда, Европа Берлегеннән килгән рәсми төркемең төбәк эчке эшләр министры белән очрашуыннан соң мондый карарга киленгән.

Европа Берлегеннән килгән махсус төркем төбәктәге вазгыять белән якыннан танышырга һәм төбәк белән мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында килгән.
XS
SM
MD
LG