Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Башка Русия" ("Другая Россия)" фиркасе оештырылды


10 июльдә Мәскәүдә «Башка Русия» фиркасе оештырылды. «Башка Русия» фиркасенең башкарма комитеты рәисе итеп оппозициядә торучы танылган сәясәтче Эдуард Лимонов сайланган.

«Башка Русия» партиясен оештыру корылтае Мәскәүнең «Измайлов» кунакханәсендә уздырылган. Анда Русиянең 50 төбәгеннән 150 делегат катнашкан.

Оештыру корылтае узган урында Мәскәү Кремле тарафдарлары булган «Наши» яшьләр хәрәкәте вәкилләре яңа партиягә каршы шигарьләр күтәреп чыккан.

Фирка вәкиле Александр Аверин әйтүенчә, «Башка Русия»не рәсми теркәтүгә аяк чалырга мөмкиннәр. Андый хәл булса, алар сәяси каршылык күрсәтергә җыена.
XS
SM
MD
LG