Уганда башкаласы Кампалада оештырылган һөҗүмдә 74тән артык кеше һәлак булды. Һөҗүм дөнья футбол чемпионатының финал уеннарына караган кешеләр белән тулган ике ресторанга юнәлдерелгән.
Шартлау нәтиҗәсендә шулай ук 60тан артык кеше яраланды.
Сомали полициясе шартлауда әл-Каидә белән якын мөнәсәбәттә торган әш-Шәбаб төркеменнән шикләнә.
Әш-Шәбаб моннан элек Уганда башкаласында һөҗүм оештыру белән янаган булган.
Уганда иминлек идарәсе башлыгы Кале Каеһура һөҗүмнең күп санда кешегә зыян бирү өчен оештырылуын белдерде.
Вакыйганы күргән кешеләр Испания белән Hидерланд арасында булган матч ахырына якынайган вакытта ике көчле шартлау булуын белдерә.
Үлгәннәр арасында бер, ә яраланганнар арасында өч американ ватандашы булган. АКШ президенты Барак Обама һөҗүмне хөкем итте.