Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубалы сәяси тоткыннар Испаниядә яңа тормыш башлый


Кубада төрмәдән чыгарылган 6 сәяси тоткын бүген Испаниягә килеп җитте. Куба хакимиятенең 3-4 айдан 52 сәяси тоткынны азат итәчәген хәбәр иткән иде.

Тоткыннарның азат итү карары, узган атна Куба җитәкчелеге белән Испания һәм Католик чиркәве вәкилләре арасында булган сөйләшүләрдән соң кабул ителде.

Тоткыннарның барсы да 2003 елда сәяси сәбәпләр аркасында кулга алынган. Испания сәяси тоткыннарны үзенә кабул итәчәген белдергән иде.

Испания рәсмиләре Испания килеп җиткән Куба сәясәт тоткыннарының бары тик Испаниядә калу шарты булмавын, аларның шулай ук үз теләгән илләренә бара алачагын белдерде. Испаниядән кала АКШ һәм Чили бу кешеләргә сыену хокукы бирә алачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG