Талибан сугышчылары Әфганстанның Кандаһар вилаятендәге полиция үзәгенә һөҗүм оештырды. Нәтиҗәдә 9 кеше һәлак булды.
НАТО ясаган рәсми белдерүендә, талибан сугышчыларының шартлаткыч төялгән бер машинаны полиция бинасына таба төбәп шартлаткан. Сугышчылар соңыннан полиция бинасына кораллар белән һөҗүм иткән.
Хәбәрләргә караганда, НАТО хәрбиләре белән сугышчылар арасында булган бәрелештә 3 НАТО хәрбие һәлак булган. Бәрелешләр вакытында шулай ук тирә-яктагы 5 цивиль эшче дә үлгән.
Тагын дүрт Американ хәрбие исә, илнең көньягында юл кырыена урнаштырылган минаның шартлавы нәтиҗәсендә һәлак булды.
Әфганстанда талибан сугышчылары соңгы көннәрдә дәүләт биналарына каршы булган һөҗүмнәрендә бу ай 45 чит ил хәрбие үтерелде. Аларның күпчелеге Американ хәрбиләре.