Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония вокзалларында кешеләрнең яшен әйтеп биргән электрон такталар куелды


Япониядә рекламаны кайда һәм кайчан урнаштыруны өйрәнер өчен тимер юлы вокзалларында махсус электрон сканер-такталар урнаштырылды. Махсус технология ярдәмендә такта яныннан үткән кешеләрнең яше һәм җенесе теркәлеп бара.

Тикшерү тәмамлангач бу мәгълүматлар нәтиҗәсендә көннең кайсы сәгатендә вокзалларда ничә яшьтәге кешеләрнең күбрәк үтүе билгеле булачак. Шулай ук ирләр белән хатын-кызлар өчен рекламада аермалыклар булырга тиеш.

Тикшерүне уздыручылар кешеләрнең йөзләрен яздырып саклап бармаячакларын белдерде.
XS
SM
MD
LG