Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран уран баетуны дәвам итәчәк


Иран парламенты уранны 20%ка баету эшен дәвам итү турында канунны хуплады. Канун гамәлгә керсен өчен аның илнең төп канун чыгаручы һәм күзәтүче идарә - Багучылар шурасында раслануы шарт.

Канунның исеме – “атом казанышларын саклау өчен американ һәм британ берлегенә каршы көрәш” дип атала.

Документта шулай ук Иран үзенә каршы кертелгән чикләүләргә чаралар күрергә тиеш, диелгән. Иранга каршы каралган чаралар арасында Иран көймәләрен һәм очкычларын тикшерү һәм аларга халыкара диңгез портлары һәм һава аланнарында ягулык салуны тыю турындагысы да бар.

9 июнь БМО Иминлек Шурасы инде дүртенче тапкыр Иранга каршы санкцияләр кертте. Тәһран корал ясау өчен кулланыла алган уран баетуын туктатмаячагын белдерде. Иран атом программасын сәяси максатларда гына үстерүен белдерә.
XS
SM
MD
LG