Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венада СПИДка каршы көрәш җыены ачыла


Австрия башкаласы Венада СПИДка каршы көрәшкә багышланган халыкара конференция ачыла.

Җыен алдыннан ВИЧ-СПИДка каршы көрәш берлеге чирнең таралуына каршы өстәмә чаралар күрергә чакырды. 2030 елга СПИДны дәвалауга 35 миллиард доллар кирәк булачагы фаразлана.

Дөньяда ВИЧ вирусын йоктырган 33 миллионнан артык кеше яши. 25 миллионнан артык кеше СПИД авыруыннан үлгән.

Башкортстанда да, бөтен Русиядәге кебек үк, СПИД чирен йоктыручылар саны арта бара. Бүгенге көндә республикада ВИЧ вирусын эләктерүчеләрнең рәсми саны 9384 кеше. Табиплар сүзләренә караганда, теркәлмәгән авыруларның саны югары.

Чаллының СПИД үзәге мәгълүматларына караганда, ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны 1600гә якынлашып килә. Бу күрсәткеч якын тирәдәге район-шәһәрләрдә дә арту ягында тора. Элегрәк, СПИД белән авыручылар арасында ир-атлар өстенлек итсә, күренеш үзгәрә бара, 100 авыруның 50се ир-ат, 50се хатын-кыз.
XS
SM
MD
LG