Accessibility links

Федерация Шурасы ФСБ вәкаләтләрен арттыруны хуплады


Русиянең Федерация Шурасы дүшәмбе утырышында Федераль иминлек хезмәте вәкаләтләрен арттыручы канунны хуплады.

Хөкүмәт тәкъдим иткән бу канун ФСБга үз карамагындагы беренчел тикшерү эшләренә бәйле җинаятьләрне булдырмау өчен алдан чаралар күрү вәкаләте бирә.

ФСБ хезмәткәрләре кешеләргә тегә яки бу гамәлне кылмаска дип алдан ук кисәтү ясый алачак.

Русия җәмәгатьчелегенең күп кенә вәкилләре һәм оппозиция бу канун демократиядән полиция дәүләтенә таба адым булачак дип аңа каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG