Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиянең яңа конституция проекты расланган


Бер ел элек Грузия президенты Михаил Саакашвилли боерыгы белән төзелгән конституция комиссиясе Грузиянең яңа конституция проектын раслады.

Яңа конституция өлгесе нигезендә премьер-министрның роле һәм вәкаләтләре арта. Оппозиция бу эшне Саакашвиллиның 2013 елда президент вәкаләтләре беткәч, аның премьер-министр булып калырга теләве белән аңлата.

Грузия президентының төп көндәше, парламентның экс-скиперы Нино Бурджанадзе белдерүенчә, оппозиция конституцияне үзгәртергә юл куймаячак, чөнки конституциягә үзгәрешләр кертү хакимиятнең Саакашвилли тарафыннан канунсыз тартып алынуын аңлата.

Грузия парламенты вице-скиперы Михаил Мачавариан исә илнең яңа конституциясе сентябрь аенда кабул ителәчәк дип саный.
XS
SM
MD
LG