Accessibility links

Милиция Химки урманын саклаучыларның кулга алды


Милиция «Химки урманын яклау» хәрәкәте вәкилләрен кулга ала башлады. Кулга алынучылар арасында хәрәкәт лидеры Евгения Чирикова, «Азатлык» радиосы хәбәрчесе Юрий Тимофеев бар.

Милиция урман кисүгә каршылык белдергән алтылап кешен кулга алган. Аларны ябык тәрәзәле машинага ябып куйганнар. Ишек ачуны сораганга милиция тупас җавап кайтара. Кешеләрне эссе сугарга мөмкин.

Милиция кулга алуларның сәбәбен әйтми. Журналистларга милицияне рәсемгә төшерергә рөхсәт бирмиләр.

Кулга алынган "Новая газета" журналисты Елена Костюченкога ашыгыч ярдәм машинасы чакырганнар. Хәбәрчене эссе машинада милиция бүлегенә алып баралар, ябып куялар, шунда аның хәле китә.
XS
SM
MD
LG