Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Кытайда уйгыр журналистның төрмәгә ябылуын хөкем итә


Халыкара хокук яклаучылар Кытайда уйгыр журналистның төрмәгә ябылуын хөкем итә.

“Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” оешмасы Гайрәт Ниязны чит ил журналистлары белән Өремчедәге былтыргы милләтара бәрелешләр турында сөйләшкән өчен генә 15 ел төрмәгә ябуны кискен хөкем итте.

Кытай хокук яклаучылары бер генә көн дәвам иткән бу мәхкамә гадел булмады ди.

“Amnesty International” оешмасы әлеге мәхкамә карарын аеруча рәхимсез дип атады.
XS
SM
MD
LG